
Сайт учителя начальных классов Ялалдиновой Рузании Фатыховны МБОУ "Татарско-Сугутская СОШ"
УЧЕБНАЯ ПРОГРАММА
Гомуми белем бирү программалары
Татар ттма язу
Өйрәнеләчәк фәнгә гомуми тасвирлама
Татар теленнән белем бирүнең максаты һәм бурычлары
Татар теле дәресләре белем бирү һәм җәмгыятькә, мәдәнияткә бәйле максатларны үти:
— белем бирү максаты — укучыларда туган телнең, башка телләр шикелле үк, дөньяның фәнни картинасын тудыруда катнашуы, милләтне саклап калуда, халыкның, шәхеснең үзенчәлеген югалтмауда ышанычлы нигез, җәмгыятьнең сакланып калуына, яшәешенә зарури шарт булуы турында күзаллау булдыру; укучыларны тел фәненең төп тәгълиматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга-символик һәм логик фикерләвен үстерү;
— ана телен өйрәнүнең җәмгыятькә һәм шәхескә кагылышлы максаты укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыруны үз эченә ала – әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, монолог төзү, кара-каршы сөйләшү осталыгы һәм шулай ук гомуми культура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру.
Бу максатларга түбәндәге гамәли бурычларны уңышлы хәл иткәндә ирешеп була:
— балаларның сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен һәм иҗади хыялын үстерү, ана телендә аралашу максатына, бурычларына, шартларына туры килгән тел чаралары сайлый белергә күнектерү, чөнки бары үз телендә генә кеше уй-фикерләрен төгәл белдерә һәм әңгәмәдәше әйткәнне тәңгәл аңлый ала;
— ана теленең лексикасы, фонетикасы һәм грамматикасы буенча башлангыч белемнәрне үзләштерүгә ирешү;
— укучыларны дөрес уку һәм язу күнекмәләренә ия итү, диалогта катнашырга һәм зур булмаган монолог формасында тәгъбир төзәргә өйрәтү, аларда тасвирлама, хикәяләү, фикер йөртү тибындагы сөйләм осталыгы булдыру;
— туган телгә кайнар тойгылы һәм рухи байлыкка карата булырга тиешле уңай караш тәрбияләү, шул телдә халыкның күп гасырлар дәвамында тупланган мәдәниятен саклап калуда һәркемнең катнашы барлыгын аңлату, телне өйрәнүгә кызыксыну, сөйләмне камилләштерүгә омтылыш уяту.
Башлангыч гомуми белем бирү этабында туган телне өйрәнү төп урынны биләп тора: ул баланың функциональ грамоталылыгын һәм аралашу осталыгын булдыруга юнәлтелгән, телнең әһәмияте һәм вазифалары универсаль һәм гомуми, ягъни һәрнәрсәгә караган. Баланың туган телдә ирешкән уңышлары башка фәннәр буенча хәзерлек сыйфатын алдан билгели.
Эчтәлекнең структурасы
Башлангыч сыйныфларда ана телен өйрәнү балаларга тел белеме бирү һәм сөйләм үстерү буенча беренчел этап булып тора. Бу чорда ана телен өйрәнү башка фәннәр белән, бигрәк тә уку белән, тыгыз бәйләнештә алып барыла. Бу ике фән татар телен өйрәнүне һәм әдәбият турында башлангыч белемнәр бирүне бер өлкәгә берләштерә.
Туган телне өйрәнү беренче сыйныфта «Грамотага өйрәтү» дәресләреннән башлана. Грамотага өйрәтү атнага 5 дәрес исәбеннән якынча 20 атна дәвам итә. Сәгатьләр саны һәм чорның дәвамлылыгы грамотага өйрәтүгә мәктәпкәчә хәзерлекнең булу-булмавына, балаларның шәхси үзенчәлекләренә, кулланыштагы укыту әсбапларына бәйле. Грамотага өйрәтүнең эчтәлеге тел дәресләре чикләрендә бирелә, язу эшчәнлегенә өйрәтү укуга өйрәтү белән параллель алып барыла. Бу әйтмә һәм язма сөйләмнең нисбәттәшлеге нигезендә эшләнә. Балалар хәрефләрне өйрәнәләр, авазлаштыралар, аларның язылышын, элек өйрәнелгән хәрефләр белән ничек тоташтырылганын үзләштерәләр, хәрефләр кушылмаларын, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу буенча күнегүләр башкаралар.
Башлангыч язу һәм уку күнекмәләре белән беррәттән балаларның белем дәрәҗәсе үсә, сөйләме шомара, сүз байлыгы арта, активлаша, фонематик ишетү сәләте камилләшә, грамматика һәм орфографияне үзләштерүгә әзерлек эше алып барыла.
Грамотага өйрәтү тәмамлангач, ана теле һәм уку дәресләре аерым алып барыла.
Ана теленең системалы курсы башлангыч белем бирүдә үзара бәйле һәм баланың акыл һәм аралашу үсешенең нигезе булган төшенчәләр, кагыйдәләр, мәгълүматлар җыелмасы итеп бирелә. Шулай итеп, ана теле курсы танып белү һәм аралашу юнәлешендә төзелә. Бу — төрле бүлекләрне һәм темаларны өйрәнгәндә төп этәргеч аралашу ихтыяҗы, игътибар үзәгендә тел берәмлекләренең мәгънәсе, аларның сөйләмдәге әһәмияте, тоткан урыны булырга тиеш дигәнне аңлата. Дәресләрдә телнең системасы тирәнрәк өйрәнелә, сөйләм культурасы үзләштерелә, кече яшьтәге балаларның аралашу гамәлендә актуаль булган ситуацияләрдә кирәкле осталык һәм күнекмәләр булдырыла, сөйләм жанрының төрләре (записка, хат, котлау, чакыру язу һ.б.) үзләштерелә.
Орфография һәм пунктуация кагыйдәләре фонетика, морфология, морфемика һәм синтаксисны өйрәнү кысаларында үзләштерелә. Ана теленең орфография принциплары белән гадиләштерелгән танышу да карала.
Вак моториканы үстерү һәм кул хәрәкәтләренең иркенлеге, хәрефләрнең дөрес язылышы, рациональ тоташтырылган булуы, язу хәрәкәтләренең ритмлылыгы, салмаклыгы, уку хезмәтенең бу төрендә гигиена таләпләрен үтәү — язу күнекмәсен камилләштерүнең төп бурычлары.
Башлангыч белем бирүдә әйтмә сөйләм үсешенең алда баруы язма сөйләм үстерүгә аерым игътибар булуын сорый – әйтмә һәм язма сөйләм төрләре арасында тиешле исәп, микъдар мәнәсәбәтләре булырга, алар гадидән катлаулыга күчү, индивидуаль һәм күмәк биремнәргә, һәр очракның үзенчәлекләренә мөнәсәбәтле рәвештә системага салынып бирелергә тиеш.
Белем бирүнең төп юнәлешләре
Программада «Татар теле» фәненең материалы түбәндәге юнәлешләрдә бирелә:
— телнең системасы (лингвистика фәненең нигезләре): сөйләм, лексика, фонетика, графика, сүз составы (морфемика), грамматика (морфология һәм синтаксис);
— орфография;
— сөйләм үстерү.
Укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, дәресләрдә күзәтүләр, күнегүләр өчен сайланган материал ана теленең системасы һәм структурасы турында фәнни күзаллау формалаштыруны һәм әдәби тел нормаларын үзләштерүне тәэмин итәрлек булырга тиеш.
Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен өйрәнү, әйтмә һәм язма сөйләмне үзләштерү укучыларның гамәли аралашу бурычларына хезмәт итә һәм укучыларның культура дәрәҗәсен билгеләүче күнекмәләр булдыра.
Программада «Сөйләм эшчәнлеге төрләре» дигән бүлек махсус аерып күрсәтелә. Болай эшләү балаларны сөйләм эшчәнлеге төрләренең максатларын, бурычларын, чараларын һәм әһәмиятен тулырак аңларга һәм яхшырак үзләштерергә ярдәм итә.
Уку эшчәнлегенең универсаль гамәлләре
(гомуми осталыклар, күнекмәләр һәм чаралар)
Татар телен укытуда укучыларга танып белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлек оештыра, эшне планлаштыра белү, уку хезмәтендә максат кабул итү, аңа ирешү өчен арадагы бурычлар кую һәм аларга ирешү өстендә эшләү осталыгы булдыру зур әһәмияткә ия. Иң беренче чиратта бала белгәнне әле билгеле булмаганнан аера белергә, шуннан чыгып, танып белү максатын мөстәкыйль аерып чыгарырга һәм әйтеп бирергә өйрәнә. Моның өчен белгәннәрне структуралаштырырга һәм оештырырга кирәк була.
«Татар теле» фәнен өйрәнгәндә укуда кирәкле акыл эшчәнлегенең гомуми алымнары формалаша: чагыштыру, гомумиләштерү, классификацияләү, абстрактлаштыру, эшне башка зат тикшерүеннән үзең тикшерүгә, нәтиҗәне генә түгел, эш алымнарын бәяләүгә, контрольне эш нәтиҗәсеннән эш барышына күчерә алу.
Туган телне өйрәнү дәверендә баланың мәгълүмат белән эшләү культурасы үсә: аңлап уку, язу, дәреслек белән нәтиҗәле эш, төрле сүзлекләрдән һәм белешмәләрдән, мәгълүмати чаралардан, шул исәптән компьютердан, файдалану. Ул уку эшчәнлеген максат итеп куя белергә һәм уку төрен эшчәнлек максатына, бурычына бәйләп сайларга өйрәнә (тулысынча, сайлап уку, карап чыгу).
Дәресләрдә сүзнең аваз схемасын куллану, җөмлә кисәкләренең астына сызу, сүзнең мәгънәле кисәкләрен билгеләү һәм башка шундый эшләр тамга-символик уку гамәлләре булдырырга ярдәм итә: модельләштерү — тойгы объектының билгеләрен графика яки тамга-символик формага күчерү; шул модельне өйрәнелә торган фәннең гомуми законнарына буйсындырып үзгәртү, өйрәнелгән теманы схема, сызым, план формасында күрсәтү.
Мондый универсаль эш гамәлләренә ия булу башка фәннәрне өйрәнүгә ныклы нигез була.
Белем бирүнең эчтәлеге
Сөйләм эшчәнлеге төрләре
Тыңлау. Тыңлый белүнең уңышлы аралашуга шарт, кара-каршы сөйләшүгә нигез булганын үзләштерү. Ишетелгәнне тәңгәл кабул итү һәм аңлау. Тыңлаганда игътибарны тупларга, аны кирәклегә юнәлдерергә, әйтелгән буенча сораулар бирергә өйрәнү. Ишетелгән тексттан әһәмиятле информацияне аерып ала белергә, аның төп фикерен билгеләргә һәм сораулар буенча эчтәлеген сөйләргә күнегү.
Сөйләү. Тел берәмлекләрен аралашуның максатына килештереп, бурычларын уңышлы хәл итәрлек итеп сайлап алу.
Кара-каршы сөйләшү формасын гамәлдә үзләштерү. Сөйләшүне башлап җибәрү, аны дәвам иттерү, тәмамлау, әңгәмәдәшнең игътибарын җәлеп итү һ.б. шундый осталыкларга ия булу. Белем бирү бурычларына туры китереп, бәйләнешле тезмә сөйләм күнекмәләренә ия булу (сыйфатлама, хикәяләү, фикерләү тибындагы текстлар). Мәктәптә һәм гаиләдә аралашу этикасына бәйле нормаларны үзләштерү (исәнләшү, саубуллашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, үтенеч белән мөрәҗәгать итү). Сөйләмдә орфоэпия таләпләрен үтәү һәм дөрес интонация саклау.
Уку. Уку техникасын үзләштерү – язма сөйләм берәмлекләрен бик тиз күреп, аларны эчке яки тышкы авазлы сөйләмгә күчерү. Уку текстының эчтәлеген аңларлык тизлектә уку, моның өчен лексик берәмлекләрне һәм аларның формаларын мәгънәләре белән тиңләштерә белү. Төп һәм өстәмә информацияне аеру, аларга нигезләнеп, гади нәтиҗәләр чыгару. Информацияне аңлата һәм гомумиләштерә алу. Укыганның эчтәлегенә, тел үзенчәлекләренә, төзелешенә бәя бирү.
Язу. Грамотага өйрәтү чикләрендә хәрефләр, аларның кушылмаларын, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу. Гигиена таләпләрен үтәп, аңлаешлы пөхтә язуга ия булу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнгән текстларны күчереп, ишетеп язу. Тыңлаганның яки укыганның эчтәлеген изложение итеп язу (тулы, кыскача, сайлап). Үзлегеңнән зур булмаган текстлар (сочинениеләр) иҗат итү (кичерешләр, әдәби әсәрләр нигезендә, сюжетлы картиналар, мультфильмнар буенча һ.б.).
1 нче сыйныф (132 сәг.)
Балаларның мәктәпкәчә хәзерлеге булу-булмавын исәпкә алып, грамотага өйрәтү ике чорга бүленергә мөмкин: әзерлек чоры һәм өйрәтү чоры. Грамотага өйрәтү баштан ук аналитик-синтетик аваз-хәреф методы белән тормышка ашырыла. Беренче дәресләрдән, сүздәге авазларны аерып алырга өйрәткәндә үк, аваз тамгасы белән таныштыру, аны квадрат җәяләр белән билгеләп, шул тамгалар белән генә сүзнең аваз схемасын күрсәтү: алма – [[ [] ][ ][ ]]. Болай эшләгәндә «Әлифба»да уку материалын да кызыклы, сыйфатлы итеп сайларга мөмкин – бу очракта өйрәнелмәгән хәреф урыны квадрат җәяләр белән генә алмаштырыла: Балык йөзә. – Балык [ ‘]өзә.
Сөйләм. Кешеләрнең генә фикерләү, уйлау, сөйләү сәләтенә ия булганлыгы, шул фикерләрне, уйларны әйтеп һәм язып аралаша алулары турында гомуми күзаллау. Аралашу бары тик игътибар белән тыңлаганда, матур итеп сөйләшә, аңлап укый һәм хатасыз яза белгәндә генә уңышлы булганлыгын аңлату, балаларның фикеренә, аңына сеңдерү.
Җөмлә һәм сүз. График схемалар ярдәмендә сөйләмне җөмләләргә, җөмләне сүзләргә таркату, сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм авазларга аеру. Сүз басымы. Басымның лексик мәгънә билгеләүдә әһәмиятен күрсәтү (алма – алма, ирис – ирис һ.б.). Дәрестә еш кулланыла торган сүзләрне (нәрсә, кемнәр, нишли һ.б.) орфоэпия нормаларына туры китереп әйтергә күнектерү.
Иҗек. Сузык аваздан гына торган һәм сузык аваздан башланган иҗекләр. Шундый иҗекләрне сүздә тәңгәл ишетү һәм аерып ала белү. Сузык авазларны һәм аларның хәрефләрен шундый иҗекләрдә тәкъдим итү һәм балаларның ачык әйтүенә ирешү (бигрәк тә [а], [о], [ы], [w], [в] һ.б. авазларны). Сүздәге иҗек санын сузык авазларга карап билгеләргә өйрәтү.
Фонетика. Сөйләм авазлары. Сүздәге авазлар җыелмасының, кешеләр кабул иткән тәртиптә урнашып кына, мәгънә белдерә алганына төшендерү. Аермалары бер генә авазда булган сүзләрне чагыштырып, авазларның мәгънә аеруда катнашуын күрсәтү: әни, әти, әби; таш, тыш, теш, төш. Бу күренешнең аралашу эшчәнлегендәге әһәмиятен аңлату.
Авазларны әйткәндә, авыз эчендә һава агымының тоткарлану/тоткарламавын күзәтеп, аларны сузык һәм тартыкларга аерырга өйрәтү. Нечкә һәм калын сузык авазлар. Терминын кулланмыйча, татар телендәге сингармонизм күренешенә гамәли күзәтүләр оештыру. Авазларны сүздә һәм сөйләм агышында әдәби дөрес әйтү. Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар.
Графика. Аваз һәм хәрефне аеру. Аваз – сөйләмнең таркалмый торган иң кечкенә берәмлеге [ ], хәреф – авазның тамгасы. Хәрефләр белән күрсәтелгән сүз формасын авазлаштыру (уку). Сузыкларның нечкә яки калын булуына карап, сүзгә нечкә яки калын әйтелеш сайлау. Татар телендәге кайбер хәрефләрнең ике авазга билге булып йөрүе: [в], [w] – в;
[к], [къ] – к һ.б.
Татар теленең алфавиты. Авазларны дөрес әйтергә һәм хәрефләрнең исемнәрен дөрес атарга күнектерү. Һәр хәрефнең алфавиттагы билгеле урынын яттан белүгә ирешү. Е, ю, я хәрефләренең үзенчәлеген гамәли үзләштерү.
Язу эшчәнлегендә гигиена таләпләрен үтәү. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү. Аерым хәрефләрне, аларның кушылмаларын, иҗекләрне, сүзләрне, җөмләләрне графика, каллиграфия, гигиена кагыйдәләре таләп иткәнчә язу. Әйтелеше язылышына туры килгән сүзләрне ишетеп язу. Текстны хатасыз күчереп язу алымнарына ия булу.
Графиканың хәрефтән башка чараларын аңлау: сүзләр арасында буш ара, сүзләрне юлдан юлга күчерү сызыгы, кызыл юл (абзац).
Җөмлә төзү һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эш. Сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне чагыштырып, аларның аермасын аңлату. Җөмләдәге сүзләрне аерып алу, аларның тәртибен үзгәртеп карау, җөмләләрне кыскарту һәм җәенкеләндерү.
Балаларның мәктәпкәчә ирешкән сөйләү осталыгын үстерү, камилләштерү. Укытучы соравына бирелгән җавапны яхшылап уйлап җиткерү, төгәл, анык, аңлаешлы итеп әйтергә гадәтләндерү.
Кычкырып укыганны һәм тыңлаганны тәңгәл аңлау. Текст кисәкләрен төшереп калдырмыйча, кирәксезгә урыннарын үзгәртмичә, таныш әкият яки кечкенә хикәянең эчтәлеген укытучы ярдәмендә сөйләү.
Телне системалы өйрәнүнең эчтәлеге — 26 сәгать
Сүз һәм җөмлә (6 сәг.). Сүзне өйрәнү объекты, күзәтүләр, тикшеренүләр өчен материал итеп кабул итү. Сүзнең лексик мәгънәсен күзәтү, аңлау, аны тиешле мәгънәдә урынлы куллануга күнегүләр. Эш-хәрәкәт атамаларын җөмлә үзәге итеп кабул итү. Бу сүзләрнең җөмләдәге урыны, җөмлә төзү алгоритмын гамәли үзләштерү.
Фонетика һәм орфоэпия (8 сәг.). Сузык һәм тартык авазларны аера белү. Сузык авазлар, аларның хәрефләре. Сузыклар санына карап, сүзнең иҗекләргә бүленешен дөрес билгеләү. Калын һәм нечкә сузык авазларны ишетү һәм, аларның хәрефләренә карап, сүзләрнең калын һәм нечкә әйтелешен алдан сиземләү.
Э, е[э], о, ө, ю, я, е[й’э[-[йы] хәрефләренең сүздә дөрес язылышын гамәли үзләштерү.
Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар һәм аларның хәрефләре. Тартык авазларның әйтелешенә күзәтүләр оештыру, укытучы үрнәгендә сөйләм аппаратының тиешле киеренкелегенә, авазны әйткәндә һава агымының кирәкле урында киртәгә очравына ирешү. Авазларны әйткәндә тел хәрәкәтенә, аңкауның, иреннәрнең, тешләрнең, борынның катнашу/катнашмавына игътибар итү һәм һәр авазны дөрес, ачык әйтергә өйрәтү. Парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Й, в, к, г һәм м, н, ң, х, һ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм күчереп, ишетеп язу.
Авазсыз нечкәлек, калынлык, аеру билгеләре ъ, ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм күчереп язу.
Графика (4 сәг.). Алфавит. Татар алфавитындагы хәреф исемнәрен, урнашу тәртибен яттан белү. Сүзлекләр, белешмәләр үрнәгендә алфавитның әһәмиятен аңлау. Беренче хәрефенә карап, сүзләрне алфавит тәртибендә язу.
Лексика (8 сәг.). Сүз, аның мәгънәсе. Сүздә яңгыраш һәм мәгънә бердәмлеге. Авазлар һәм сүз. Сүзнең мәгънәгә ия булуы өчен авазларның билгеле тәртиптә урнашуы. Сүзнең мәгънәсен тануда сүз басымының әһәмияте.
Предметны атаган сүзләр. Аларга кем? нәрсә? сорауларын куя белү. Предметларның эшен, хәрәкәтен атаган сүзләр. Предметларның төрле билгеләрен атаган сүзләр. Аларны, кем? нәрсә? нишли? нишләгән? нинди? кайсы? сорауларын куеп, җөмләдән табу, мәгънәләрен гамәли күзәтү.
Кеше исемнәрендә, фамилияләрендә, йорт хайваны кушаматларында, шәһәр, авыл, елга исемнәрендә баш хәреф.
1 сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләренә таләпләр
— аваз һәм хәрефләрне танып белү, аларның аермасын аңлатып бирү (авазны әйтәбез, ишетәбез, сүзләр авазлардан тора; хәрефне күрәбез, таныйбыз, язабыз, укыганда шул хәрефнең авазын әйтәбез);
— сүзләрнең мәгънәсен тануда авазларның әһәмиятен гамәли аңлау (авыз, авыл, авыр; биш, баш, буш);
— авазларны сузык һәм тартыкларга аеру, аларны сүздән тыш та ачык һәм дөрес әйтү; тартык һәм сузык авазлар арасындагы аермалык нигезен аңлау һәм шуны аңлату; калын һәм нечкә сузыкларның үзлеген белү, укыганда сүзләрнең калын һәм нечкә әйтелешен сайлау өчен шул үзлекне файдалану;
— татар алфавитын яттан әйтеп бирү, алфавитның әһәмиятен аңлау;
— баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны ачык итеп, бозмыйча язу; сүзләрне матур, дөрес итеп, хәрефләрне төшереп калдырмыйча, өстәмичә, урыннарын алыштырмыйча язу;
— сүзләрне иҗекләргә бүлү, авазларга таркату, иҗек санын сузык авазларга мөнәсәбәтле итеп билгеләү; сүз басымын ишетеп билгеләү;
— предмет, эш-хәрәкәт, билге атамалары булган сүзләрне сораулар куеп аера, төркемләштерә белү, аларның сөйләмдәге ролен гамәли аңлау;
— җөмләне сүздән, сүзтезмәдән аера белү; язганда җөмләнең башын һәм азагын дөрес күрсәтү;
— әйтелеше белән язылышы туры килгән өч-биш сүзле җөмләне ишетеп язу;
— беренче сыйныфта өйрәнгән күләмдә авазларга характеристика бирү;
— укытучы һәм сыйныфташлар белән кара-каршы әдәпле сөйләшү;
— яшь үзенчәлекләренә туры килгән табышмакларның җавабын таба белү, кыска мәкаль-әйтемнәрне сөйләмдә куллану.
2 нче сыйныф
Аралашу өлкәсенә караган осталык
Тыңлау
Тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә төшенү, аның кирәклеген аңлап, игътибарны, ихтыяр көчен арттыру, тиешле информацияне аерып алу, укытучының сорауларына тәңгәл җавап бирү, әңгәмәдә катнашу.
Сөйләү
Кара-каршы сөйләшү осталыгын үстерү, тирә-якны өйрәнү, математика, ана теле, уку дәресләрендә фикер йөртү, тасвирлама тибындагы текстлар төзергә өйрәнү. Әзер план буенча укылган текстның эчтәлеген сөйләү. Җәмгыятьтә, милләттә кабул ителгән сөйләм әхлагы кагыйдәләрен дөрес, урынлы файдалану. Терминын әйтмичә, сөйләшүне мөрәҗәгать итүдән, эндәш сүздән башларга күнектерү.
Уку
Дөрес, аңлап, кыска сүзләрне бөтен килеш, берничә иҗекле таныш булмаган сүзләрне генә иҗекләп әйтеп уку. Гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә (нокта, сорау, өндәү), тиңдәш кисәкләргә, эндәш сүзләргә туры килгән интонация һәм паузаларга, татар әдәби теленең әйтелеш нормаларына туры китереп уку. Уку гигиенасы кагыйдәләренең даими үтәлешенә ирешү.
Язу
Язу гигиенасы кагыйдәләрен үтәүне укучыларның гадәтенә кертү: язганда дөрес утыру, дәфтәрне сул/уң якка авыш итеп кую (уңагай яки сулагай булуга карап), ручканы дөрес тоту һ.б.
Күчереп язу ысулларына өйрәтү, кечкенә күләмле иҗади эшләр башкару (записка, төрле котлаулар, конверт тышына адрес), язуның адресатын белдереп, эндәш сүз куллану, мөрәҗәгатьне әдәплелек саклап башкарырга өйрәтү.
Телне өйрәнүнең системалы эчтәлеге — 88 сәгать
Фонетика һәм орфоэпия (20 сәг.). Беренче сыйныфта алган белемнәрне, эш осталыгын һәм күнекмәләрне ныгытып, тирәнәйтеп, гомумиләштереп, системалаштырып, лингвистик компетенция булдыруга нигез салу. Сузык һәм тартык авазларны дөрес аерып, сүзне иҗекләргә бүлеп, андагы авазларны ачык әйтеп, хәрефләрен дөрес атап, сүздә аваз-хәрефләрнең санын һәм эзлеклелеген билгеләү. Калын һәм нечкә сузык авазларның икенче функциясен — сүзнең калын һәм нечкә әйтелешен билгеләү — гамәли үзләштерү. Е, ю, я хәрефләренең сүз башында һәм сузык аваздан соң ике аваз белдергән очракларын танып белү һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку һәм күчереп язу. Ъ һәм Ь хәрефләренең авазсыз икәнлеген истә тоту, шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку.
Баш һәм юл хәрефләрен дөрес куллануга күнегү һәм биремнәрне аңлап башкару.
Авазларның, сүз басымының мәгънә аеруда катнашы, дәресләрдә өйрәнгән сүзләрне тиешле басым белән әйтү.
Графика (4 сәг.). Татар алфавитын төгәл, хәреф исемнәрен дөрес итеп яттан белү. Алфавитның әһәмиятен төрле сүзлек һәм белешмәләр белән эшләгәндә күрү. Беренче хәрефенә карап, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыруга язма күнегүләр.
Сүз (40 сәг.). Сүзнең предмет, хәрәкәт һәм билге атамасы булуы. Предмет атамаларына кем? нәрсә?, хәрәкәт атамаларына нишли?, билге атамаларына нинди? кайсы? сорауларын кую. Сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аера белү. Сүзтезмә һәм җөмләләрнең сүзләрдән төзелүе. Һәр җөмләнең нинди дә булса максат белән әйтелгәненә гамәли күзәтүләр оештыру.
Тамыр сүзләр. Татар телендә сүз тамырының сүз башында булуын, үзгәрмәвен, кушымчаларның тамыр сүзгә сингармонизм законына бәйле рәвештә ялганып килүен гамәли күзәтү (җир, җирле, җирлеләр, җирсезлек; җыр, җырлы, җырчы, җырчылар).
Предметны атаган сүзләр. Кем? нәрсә? сораулары ярдәмендә аларның үзлеген белә алу. Предметларның эшен, хәрәкәтен атаган сүзләр. Аларның җөмләдә сүзләрне үз тирәсенә туплаган үзәк булуына төшенү. Предметларның төрле билгеләрен атаган сүзләр. Аларны, нинди? кайсы? сорауларын куеп, сүзләр арасыннан табу, җөмләдәге ролен гамәли күзәтү.
Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын мөстәкыйль рәвештә баш хәреф белән язу.
Җөмлә (14 сәг.). Сөйләмне җөмләләргә аеру. Терминын кулланмыйча, җөмләнең нинди максат белән әйтелүенә күзәтүләр, шул максаттан чыгып, аңа дөрес интонация сайлау, хикәя, сорау җөмләләрнең азагында интонациягә бәйле рәвештә тыныш билгеләре куя белү.
Җөмлә төзү алгоритмын гамәли үзләштерү.
1.Җөмләнең үзәге итеп, нинди дә булса эш, шөгыль, хезмәт, эшчәнлек, хәл, хәрәкәт, мәшәкать, бурыч, хәбәр сайлау.
2. Моны кем/нәрсә башкара ала?
3. Бу эш, хәл, хезмәт, хәрәкәт кайда, кайчан, ничек булырга мөмкин?
Җөмлә төзүче баш кисәкләр. Ия һәм хәбәр. Аларны җәмләдә табу һәм сызыклар белән күрсәтү. Сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен билгеләү. Сүзгә һәм сүздән сорау куюны аңлап башкару. Дәрестә укып тикшергән җөмләләрне ишетеп язу.
Бәйләнешле сөйләм (10 сәг.). Бәйләнешле сөйләмдә җөмләләрнең үзара бәйләнеше. Бер темага берләштерелмәгән аерым җөмләләрне текст белән чагыштыру. Текстның темасын билгеләү. Тексттагы җөмләләрнең мәгънәви бәйләнеше, бәйләнеш белдерү чаралары. Текстны кисәкләргә бүлү, шул кисәкләрне берләштерү чараларын текстлар эчендә күзәтү. Зур булмаган текстларга һәм текст кисәкләренә исем кую.
Укыган әсәрнең эчтәлеген сөйләп бирү. Сюжетлы рәсемнәр буенча бер темага берләштерелгән җөмләләр төзү һәм шул җөмләләрне язып кую.
Сөйләм әдәплелегенә бәя бирергә өйрәнү: дәрестә, өйдә, танышлар (яшьтәшләр, өлкәннәр) белән аралашканда кулланылган тел чараларының урынлы/урынсыз сайлануы, укылган текст персонажларының тел осталыгына кагылышлы күзәтүләр.
Җөмләләре тиешле тәртиптә урнаштырылмаган кечкенә текстларны тикшерү һәм төзәтеп язып кую.
2 нче сыйныф укучыларының компетенцияләренә таләпләр
— сүзләрне, җөмләләрне, 35-40 сүзле текстны, хәрефләрен бозмыйча, төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алыштырмыйча, аңлаешлы, пөхтә итеп, каллиграфик дөрес язу;
— сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм иҗекләп юлдан юлга күчерү, юлдан юлга күчерү кагыйдәләренең катгый булмавын аңлау (аларның вариантларын белү: бәрә-ңге, бәрәң-ге, бә-рәңге, пән-җе-шәм-бе, пә-нҗе-шә-мбе);
— өйрәнелгән сүзләрдә калын/нечкә тартыкларны сузык аваз хәрефләре яки ь, ъ белән күрсәтү: сәлам, сәгать, нәкъ, руль;
— кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл, елга атамаларын, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу;
— е, в, г, й, к, н, ң, о, ө, х, һ, э, ю, я хәрефләре, ый, йо, йө кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу;
— янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефе булган әллә, кәккүк, Габбас кебек сүзләрне, нечкә/калын аеру билгесе булган гади, программада булган сүзләрне (дөнья, ашъяулык) дөрес язу;
— сүзгә фонетик анализ ясау: иҗекләргә бүлү, авазларны сүздәге тәртиптә ачык, дөрес итеп әйтеп, хәрефләрен атап чыгу, сузык/тартык авазларны билгеләү, сузыкларның калын/нечкә төрләрен аеру, юл, руль кебек сүзләрнең аваз/хәреф санын дөрес әйтү һәм әйтелеше белән язылышы арасындагы мөнәсәбәтне аңлату;
— cүзләргә дөрес сорау кую һәм шуның нигезендә предметны, предметның эш һәм хәрәкәтен, билгесен белдергән сүзләрне таба белү, кем? нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләрне аера белү;
— җөмләнең баш кисәкләрен табу, җөмләдәге сүзләр бйләнешен билгеләү; җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, әйтелү максатына карап, җөмлә ахырында нокта, сорау билгеләрен куеп яза белү;
— уку, уеннар, көндәлек тормыш, җәнлекләр турындагы темаларга 4-5 җөмләдән торган бәйләнешле текст төзеп сөйләү.
3 нче сыйныф
Лексика (6 сәг.). Сүз ана теленнән белем бирүнең барлык бүлекләрендә өйрәнелә. Сүзне тикшерү һәм өйрәнү материалы итеп кабул итү. Сүз — мәгънә һәм яңгыраш бердәмлеге. Сүзнең мәгънәсе. Татар телендә сүз байлыгының зурлыгына төшенү. Дәреслекләрдәге сүзлекчәләрдән, сүзлекләрдән сүзнең аңлатмасын таба алу.
Сүзнең күпмәгънәлеген һәм күчерелмә мәгънәсен гамәли күзәтү. Сүзне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану. Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар. Аларның сөйләмдәге роле. Сүзтезмә белән белдерелгән лексик берәмлекләр: сөт өсте, эш хакы, җир җиләге һ.б.
Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек. (8 сәг.) Кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Транскрипциядә бирелгән сүзләрне хәрефләр белән язу ([борон], [йаңгыр], [йылга], [йэфәк], [нәкъ], [йөз], [къыйыкъ], [къәләм]). Cүзгә аваз-хәреф анализы ясау. Тартыкларның яңгырау/саңгырау, парлы/парсыз булуын, калын/нечкә әйтелешен, нинди хәреф белән белдерелгәнен күрсәтү. Иҗек. Сүзләрне юлдан юлга күчерү кагыйдәләре. Ъ, Ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләре кергән сүзләр. Аларның дөрес язылышын истә калдыру.
Алфавит. Китапларны киштәгә урнаштырганда, белешмәләр, сүзлекләр белән эшләгәндә алфавитның әһәмияте. Сүзлекләрдән, белешмәләрдән кирәкле информацияне тиз һәм җиңел табу.
Сүз. Сүз төзелеше. (8 сәг.) Кушымча. Кушымчаларның төрләре (сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч кушымчалар). Сүз формалары һәм яңа сүзләр. Аларның ясалышын чагыштыру.
Сүз ясагыч кушымчалар: -чы/-че, -лык/-лек, -даш/-дәш, -таш/-тәш, -гыч/-геч, -кыч/-кеч, -кы/-ке, -гы/-ге, -лы/-ле, -сыз/- сез, -ла/-лә. Алар ярдәмендә ясалган сүзләрнең гомуми лексик мәгънәсен аңлату, сөйләмне баету, сүз байлыгын арттыруда әһәмиятен гамәли күзәтү.
Сүз формасын ясаучы (төрләндергеч) кушымчалар. Төрләндергеч кушымчаларның җөмлә төзүдә катнашуы һәм әһәмияте.
Сүз төркемнәре. Исем. (8 сәг.) Мәгънәсе, сораулары, җөмләдәге функциясе. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Ялгызлык исемнәрдә баш хәреф. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Күплек сан формасын ясаучы кушымчалар. Борын авазларына ([н], [ң]), [л] авазына тәмамланган исемнәрнең күплек санда дөрес язылышы. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Предметның нинди дә булса затка караганлыгын кушымчалар ярдәмендә дөрес белдерергә өйрәнү.
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Татар телендә килешләр һәм аларның сораулары. Килеш сораулары белән беррәттән җөмләдәге сүзләргә логик сораулар куярга гадәтләнү (урманда — нәрсәдә? кайда?; урманга — нәрсәгә? кая?). Килеш исемнәренең ни өчен шулай аталуын мәкаль һәм әйтемнәр, әдәби текстлар үрнәгендә аңлау һәм үзләштерү. Килеш кушымчаларын истә калдыру һәм аларны дәрес куллану. Килеш кушымчасының, сүзнең соңгы авазы белән янәшә килеп, бертөрле ике тартык хасил иткән очракларының дөрес язылышы. Исемнәрдә сүз басымы.
Фигыль (8 сәг.). Мәгънәсе һәм сораулары. Фигыльнең барлыкта һәм юклыкта килүе. Сөйләмдә раслау һәм инкяр итү өчен барлык һәм юклык формаларының әһәмияте һәм аларны дөрес куллану. Хикәя фигыльнең үткән, хәзерге һәм киләчәк заманнары. Фигыль заманын, сөйләү моменты төшенчәсенә карап, дөрес билгеләү. Боерык фигыльләрнең мәгънәләре. Аларның зат, сан формалары. Боеруның киңәш итү, теләк, өндәү, кирәклек, мөмкинлек мәгънәләрен куллана белү. Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге. Аларны туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану, сөйләм әдәплелеге таләпләрен үтәү. Сөйләмне синонимик фигыльләр куллану исәбенә сәнгатьле, җанлы итү.
Сыйфат (8 сәг.). Сыйфатның мәгънәсе, сораулары. Асыл сыйфатларны үзләштерүгә хәзерлек максатыннан, аларның зат яки предметның төсен (ак, кара), тәмен (тәмле, татлы), формасын (яссы, очлы), массасын (авыр, җиңел), күләмен (зур, кечкенә), холкын (юаш, усал) белдерүчеләре исәбенә сүз байлыгын арттыру. Сыйфатларны шуңа карап төркемләү, һәр төркемгә яңа сүзләр өстәү. Сыйфат дәрәҗәләре: төп, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләре. Сыйфат дәрәҗәләренең ясалышы, аларның дөрес язылышы. Сыйфатның җөмләдәге исемне ачыклап килүе, аның төрләнмәве. Сыйфатларның сөйләмдәге әһәмияте. Җөмләдә сыйфатның аергыч, хәбәр функцияләрендә килүләренә гамәли күзәтүләр. Тасвирлама тибындагы текстларда сыйфатларны төгәл һәм урынлы куллану. Антоним һәм синоним сыйфатлар исәбенә сөйләмне төгәлләндерү, баету.
Алмашлык (6 сәг.). Алмашлыкларның мәгънә үзенчәлегенә — зат һәм предметны атамыйча, исемен генә алмаштырып килүенә күзәтүләр. Грамматик төшенчәнең (алмашлык) атамасын, аның составына мөрәҗәгать итеп, аңлату.
Зат алмашлыклары. Аларның җөмләләрне бер-берсенә бәйләүдәге роле. 1 нче, 2 нче, 3 нче зат алмашлыкларын сөйләшүдә катнашучыларга мөнәсәбәтле рәвештә төркемләү: 1 нче зат — сөйләүче үзе, 2 нче зат — әңгәмәдәш, 3 нче зат — әңгәмәдә катнашмаучы. Алмашлыкларның берлек/күплек формалары, килеш һәм тартым белән төрләнүе.
Сорау алмашлыклары. Кем? соравын затка-кешегә карата гына куллану. Сорау алмашлыкларында сүз басымының урынын истә калдыру һәм сөйләмдә дөрес куллану.
Алмашлыкларны, җөмләләрне бәйләүче чара итеп, сөйләмдә гамәли куллану.
Кисәкчә (5 сәг.). да/дә, та/тә, гына/генә, кына/кенә, ук/үк, ич, бит кисәкчәләре. Аларның сөйләмдәге роле, аерым сүз булуы, сүз басымын үзләренә алмавы. Өйрәнелгән сүз төркемнәре белән кисәкчәләрнең кулланышы һәм дөрес язылышы. Сүз басымын кисәкчәләрне дөрес язуда файдалану (бакчада, бакча да).
Бәйлекләр (2 сәг.). Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының белән, саен, шикелле, өчен, аркылы, таба, хәтле, каршы, кадәр, чаклы, бирле, соң, башка бәйлекләре белән килүе.
Җөмлә (17сәг.). Җөмләнең әйтелү максаты буенча төрләре (хикәя, сорау, өндәү). Тойгылы җөмләләр. Шул төрләргә карап, җөмлә ахырына тыныш билгесе кую. Җөмләнең баш кисәкләре. Гадәти язма сөйләмдә ия һәм хәбәрнең урыннары. Исемнәр һәм хикәя фигыльләр белән бирелгән гади хәбәрләр. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җөмләдәге сүзгә, шул сүздән башка сүзләргә сораулар кую һәм сүзтезмәдә ияртүче, иярүче сүзләрне билгеләү. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Җыйнак җөмләне, тиешле сүзләр өстәп, җәенкеләндерә белү, җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә аерып чыгару. Тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләр. Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, я, да/дә, та/тә, ә, ләкин теркәгечләре.
Текст. Бәйләнешле сөйләм. (12 сәг.) Текстның темасы һәм төп фикере. Исемсез текстларның темасын билгеләү һәм исем кую. Төп фикерне темадан аера белү һәм аларны төгәл билгеләү. Тексттагы җөмләләрнең зат алмашлыклары, һәм, ә, ләкин теркәгечләре һәм синонимнар ярдәмендә берләшүе. Текст берәмлекләрен сүз тәртибе ярдәмендә оештыру. Текст кисәкләрен берләштерүдә кирәкле сүзләр: алдан, аннан, аннан соң, аннары, (иң) ахырда, әүвәл, башлап, башта, баштан, соңында, соңыннан, элек һ.б.
Текстларның типлары: хикәяләү, тасвирлама, фикер йөртү. Аларның төп үзенчәлекләре. Дәрес темасына бәйле рәвештә аларны телдән төзү, кечкенә күләмлеләрен язып кую.
Әзер яки күмәк төзелгән план буенча хикәяләү тибындагы текстны изложение итеп язу. Сюжетлы рәсемнәр һәм картиналар буенча, укучыларның тормыш тәҗрибәсе, күзәтүләренә, укыганнарына бәйле темаларга, алдан әзерлек күреп, сочинениеләр язу. Иҗади эшләргә тасвирлама, фикер йөртү тибындагы текст элементларын кертү. Телдән эш характерындагы текстлар (автобиография, адрес, гариза, аңлатма язу) төзү.
Сөйләм этикасы. Телдән һәм язып чакыру, тәбрикләү, мөрәҗәгать итү, гафу үтенү.
Укучыларның компетенцияләренә таләпләр
— сүзнең мәгънәле кисәкләрен, тамыр һәм кушымча, ясагыч һәм төрләндергеч кушымчаларны аера һәм сүзне кулланганда файдалана белү;
— сүз төркемнәре: исем, фигыль, сыйфат, кисәкчә, аларның сөйләмдәге әһәмияте;
— җөмләнең баш кисәкләре, ия һәм хәбәр;
— җөмләнең иярчен кисәкләре (төрләргә бүлмичә).
— өйрәнелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парлы тартыклар, нечкәлек һәм аеру, калынлык һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 55-60 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп язу; текстларны хатасыз һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу;
— сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү (тамыр һәм кушымчаларны аеру; кушымчаларның төрен билгеләү; тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү);
— сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең санын, тартым кушымчалары булганда — затын, килешен; фигыльнең заманын, затын, санын);
— берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү, килеш кушымчаларын дөрес сайлау (соңгы авазга, калын һәм нечкә әйтелешкә карап);
— фигыльне тиешле заман формаларына куя белү (аралашу максатына бәйле рәвештә);
— текстта синонимнарны, омонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләмдә урынлы куллана белү;
— сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аера алу, мәгънәләре, сораулар ярдәмендә җәмләдә сүзләр бәйләнешен ачыклау, сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне аера белү;
— җөмләне анализлау: әйтелү максаты, интонация буенча төре, баш һәм иярчен кисәкләр;
— әзер яки бергәләп төзелгән план буенча 70-85 сүзле текстны изложение итеп язу; текстның темасын һәм төп фикерен чагылдыра алу, текстның мәгънәле кисәкләрен чамалау, кызыл юлны саклау;
— сөйләгәндә һәм язганда текстның өлешләре, җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру;
— хикәяләү, тасвирлама, фикер йөртү тибындагы текстларны аера, төзи белү һәм кечкенә күләмле текстларны язып кую;
— шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картина һәм рәсемнәргә таянып, (алдан әзерлек белән) сочинение язу;
— сөйләмгә караган таләпләрне, аралашу осталыгын, язу эшчәнлегенә кагылышлы таләпләрне барлык дәресләрдә дә үтәү.
4 нче сыйныф
Лексика (7сәг.). Сүз. Сүзнең лексик мәгънәсе (терминын кулланмыйча). Күп мәгънәле сүзләр. Сүзне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану. Синоним, омоним, антоним сүзләр исәбенә сүз байлыгын арттыру. Элек кулланышта булган һәм яңа сүзләр (таныштыру).
Сүз ясау осталыгын сөйләмне баету өчен файдалану.
Фонетика (6 сәг.). Тел фәненнең бу бүлегеннән алган белем, осталык һәм күнекмәләрне орфоэпия һәм орфография өлкәсендәге компетенцияләр дәрәҗәсенә үстерү. Авазлар һәм хәрефләр. Әйтелеш һәм язылыш арасындагы аермалык һәм тәңгәллекне өйрәнелгән кагыйдәләргә таянып аңлату һәм гамәлдә үтәү. Сүзгә хәреф-аваз анализы.
Сүз төзелеше (7сәг.). Сүз ясалышы. Тамыр сүзләр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләр. Сүз формасы һәм яңа сүз. Ясалма, кушма һәм парлы сүзләрнең ясалышы һәм язылышы. Рус теленнән татар теленә кергән алынма кушма сүзләр. Татар телендә аларга анализ ясау үзенчәлеге. Сүз төзелешенә анализ ясау. Бу эшнең әйтмә һәм язма сөйләм өчен әһәмияте. Кушма һәм парлы сүзләрдә сүз басымы.
Сүз төркемнәре. Исем(12 сәг.). Мәгънәсе, сораулары, формалары, ясалышы, җөмләдәге роле турында кабатлау. Исемнәрнең хәбәр булып килүләренә күзәтүләр. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Ялгызлык исемнәр санын газета-журнал, китап исемнәре, илләр, дәүләт исемнәре исәбенә арттыру, аларны язарга өйрәтү. Тартымсыз һәм тартымлы исемнәрнең берлектә һәм күплектә килеш белән төрләнеше. Калын һәм нечкә төрләнеш. Баш килеш, бу формада исемнәрнең җөмләдә ия, хәбәр, иярчен кисәк була алулары. Баш килештәге исемнәр белән бәйлекләр: белән, саен, шикелле, өчен, аркылы. Иялек килеше. Аның кушымчалары, җөмләдәге функцияләре. Юнәлеш килеше. Бу килештә тартымсыз һәм тартымлы исемнәрнең кушымчалары, бәйлекләр: таба, каршы, хәтле, кадәр, чаклы. Төшем килешенең мәгънәсе, җәмләдәге функциясе. Чыгыш килеше. Кушымчалары, кушымчаларның дөрес язылышы. Чыгыш килешендәге исемнәр белән бәйлекләр: бирле, соң, башка. Урын-вакыт килеше, кушымчалары, сораулары, җөмләдәге функциясе. Килеш кушымчаларының дөрес язылышы. Төрле килешләрдә исемнәрнең бәйлек сүзләр белән дә кулланылуы. Исемнәргә куелган килеш сораулары белән янәшә логика таләп иткән сораулар куярга гадәтләнү.
Фигыль (10 сәг.). Хикәя фигыльнең билгеле үткән заман, нәтиҗәле үткән заман формалары. Киләчәк заман формалары: билгесез киләчәк заман, билгеле (катгый) киләчәк заман. Аларның мәгънәсендәге, ясалышындагы аерма. Бу фигыльләрнең зат, сан белән төрләнеше.
Фигыль заманының сөйләү моментыннан исәпләнүен җавапны дәлилләү өчен файдалану. Боерык фигыльләр. Аларның 2 нче, 3 нче затта берлек һәм күплек формалары. Үтенеч, киңәш бирү, тыю, рөхсәт сорау, кисәтү формаларын итагатьле итеп белдерү. Фигыльләрнең лексик мәгънәләрен, заман формаларын сөйләм максатына туры китереп сайлау, куллану, язу.
Фигыльнең җөмләдә хәбәр булып килүе. Антоним һәм синоним фигыльләр. Синоним фигыльләрне сөйләмне җанландыру, сәнгатьле итү өчен куллану.
Сыйфат (5 сәг.). Асыл һәм нисби сыйфатлар. Асыл сыйфатларның дәрәҗәләре. Дәрәҗә формаларының ясалышы һәм дөрес язылышы.
Сыйфатларның җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып килүе. Сыйфатларның туры һәм күчерелмә мәгънәдә кулланылуы. Синоним һәм антоним сыйфатларны мәгънәле, тәэсирле сөйләм оештыру өчен файдалану.
Алмашлык (5 сәг.). Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше һәм дөрес язылышы. Аларның бәйлекләр белән килүе һәм дөрес язылышы. Сорау алмашлыклары. Алмашлыкларның җөмләләрне, текст өлешләрен үзара бәйләүдә, сөйләм оештырудагы роле.
Кисәкчә (4 сәг.). Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле — мәгънә, хис төсмерләрен, раслау, инкяр итүне белдерү. Аларны сөйләм ситуациясенә һәм сөйләм максатына туры китереп урынлы, төгәл куллану һәм язу.
Бәйлек (4 сәг.). Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүенә йомгак ясау, системалаштыру, бәйлек төшенчәсен грамматик категория итеп аңлату.
Рәвеш (4 сәг.). Сөйләмдә актив кулланышлы рәвешләрне сүзлек байлыгына кертү, аларның сыйфатлардан аермасы. Рәвешләр ярдәмендә эш-хәрәкәтне ачык, аңлаешлы итү.
Җөмлә (14 сәг.). Гади җәмлә чикләрендә иярчен кисәкләрне аера белү: аергыч, тәмамлык, хәл (урын, вакыт, сәбәп, максат, рәвеш хәлләре). Аергычның сыйфат һәм исемнең иялек килеше һәм тартым кушымчасы белән белән белдерелүе. Аергыч һәм ул буйсынган җөмлә кисәге — аерылмыш. Тәмамлык. Исем белән бирелгән тәмамлыкның баш килеш формасына охшашлыгы, аны төшем килеше формасы белән алмаштырып тикшерү. Хәлләр, аларның сораулары. Урын, вакыт, рәвеш, максат, сәбәп хәлләрен, сораулар куеп, аера белү. Җөмләне тикшерү: ия һәм хәбәрнең астына сызу, әйтү максатын ачыклау, шуңа бәйле төрен билгеләү, тойгылы җөмләне танып белү, иядән (исемнәрдән) сораулар куеп, аергычларны табу һәм дулкынлы сызык белән билгеләү. Хәбәрдән (фигыльләрдән) сорау куеп, хәл, тәмамлыкларны табу һәм тиешле сызыклар белән күрсәтү.
Иярчен кисәкләрнең тиңдәшләнеп килүе, алар арасында теркәгечләрне тану һәм тиешле тыныш билгеләре кую.
Составында 2-3 гади җөмлә булган тезмә кушма җөмләләр. Андый җөмләләрне тиңдәш кисәкле җөмләләрдән аера һәм аларны тикшерә белү. Тезмә кушма җөмләләрдә һәм, да/дә, та/тә, ә, ләкин, әмма, чөнки теркәгечләре; алар янында тыныш билгеләре.
Текст. Бәйләнешле сөйләм (10 сәг.). Текст дип эчтәлек һәм төзелеше ягыннан оешкан тоташ сөйләмне итеп кабул итү. Таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен текст эчтәлегенә карап аңларга өйрәнү. Тексттагы мөстәкыйль җөмләләр арасында мәгънәви эзлеклелек. Шул мәгънәне алдагы җөмләдән соң килүче җөмләләргә күчерергә ярдәм итүче сүзләр. Чөнки, ниһаять, шуңа күрә, шул, шул вакыт, шулай да, ахыр чиктә, тагы, тагын, әнә шул, шул арада, шулай ук, шуңа күрә сүзләре ярдәмендә тексттагы җөмләләрнең бәйләнешен күзәтү һәм аларны язма һәм әйтмә сөйләмдә кулланырга өйрәнү.
Сөйләм төзелеше. Фикерне тәртипле итеп җиткерүдә планның әһәмияте. Текстка төп эчтәлекне чагылдырырлык исем кую. Текстның башламын төгәл һәм аңлаешлы итеп төзү. Төп өлештә башламда әйтелгәнне аңлату, раслау яки инкяр итү. Йомгаклау өлешендә гомуми нәтиҗә ясау. Хикәяләү, тасвирлама, фикер йөртү тибындагы сүзләрне текстларны сурәтләү чаралары кулланып язу. Текстларның эчтәлеген тулысынча һәм кыскартып сөйләү һәм язу. Автор кулланган эпитет, метафора, чагыштыру, җанландыру чараларын саклау. Җөмләләрне бәйләүче чаралар итеп, синонимнар. антонимнар куллану.
Фәннәр буенча телдән җавап бирүнең үзенчәлекләре (уку эшчәнлегенә бәйле сөйләм стиле).
4 нче сыйныф укучылары башкара алырга тиеш:
— сүзләрдәге орфограммаларны танып, аларның язылышын кагыйдәләргә нигезләнеп аңлату;
— үтелгән орфограммалар кергән 75-80 сүзле текстны хатасыз һәм каллиграфик күчереп һәм ишетеп, тиңдәш кисәкләр янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;
— дөнья, болыт тибындагы сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау;
— сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү: тамырын һәм кушымчасын табу, кушымчаларның төрен билгеләү, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү;
— сүзләрне сүз төркеме булу ягыннан тикшерү: исемнең сан, килеш формасын күрсәтү; сыйфатларның асыл, нисби төрен, чагыштыру дәрәҗәсен билгеләү; фигыльнең зат-сан, заманын аера белү; һәр сүз төркеменең җөмләдәге функциясен билгели алу;
— тиңдәш кисәкле гади җөмләгә, составында 2-3 гади җөмлә булган тезмә кушма җөмләгә анализ ясау;
— җөмләләрнең әйтелү максаты, интонациясе буенча төрен икеләнүсез аеру;
— текстның темасын һәм төп фикерен билгели алу, шулар нигезендә аңа килешле исем кую;
— хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү тибындагы текстларны сөйләмдә куллану;
— әдәпле мөгамәлә таләпләренә туры китереп аралаша белү;
— тасвирлау, фикер йөртү элементлары кергән 90-95 сүзле текстны изложение итеп язу;
— хикәяләү тибындагы сочинение язу.
Укучыларның уку хезмәтендәге
казанышларын бәяләү системасы
Укучыларның эшчәнлеген бәяләү белемнәрне үзләштерүне тикшерүдән аларны гамәлдә куллана белүгә күчерелә.
Мәгълүмат чыганаклары
— укучыларның эшләре;
— танып белү процессының барышы;
— статистикага нигезләнгән мәгълүматлар;
— тестлар уздыру нәтиҗәләре;
— портфолио.
Тикшерү алымнары
— күзәтүләр;
— мөстәкыйль, контроль эшләр;
— укучыларның әзер җавапны табуы, ирекле кыскача җаваплары;
— ачык җавап;
— үз-үзеңне тикшерү өчен сораулар куя белү.
Бәяләү критерийлары
— җавапларның дөрес һәм дәлилләнгән булуы;
— грамматика кагыйдәләрен куллана белүдә шәхси үсеш;
— әйтмә һәм язма сөйләмнең төгәллеге һәм сәнгатьлелеге үсешендә югарырак баскычка күтәрелү;
— җавапның, уку эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән продуктның сыйфаты; нигезләмәләрнең уйланган булуы;
— мөстәкыйль әйтелгән гипотезаның, аңлатмаларның, язма сөйләм модельләренең дөрес төзелгән булуы;
— сөйләмнең максатчан оештырылуы.
Башлангыч сыйныф укучыларының татар теле буенча
дәрестән тыш проект эшчәнлеге
Проект эшчәнлегенә атнага ике сәгать вакыт бирелә. Шул эшчәнлекне нәтиҗәле оештырып, балаларның татар теле буенча белемнәрен тагын да камилрәк, сыйфатлырак итәргә була. Мондый эшчәнлекне оештыру өчен якынча темалар:
Татарча да буран, русча да буран (татар һәм рус телләре өчен уртак лексика).
Без шулай сөйләшәбез (җирле сөйләм сүзләрен туплау, аларның әдәби телдәге эквивалентларын табу, лексик мәгънәләрен һәм яңгырашын ачыклык, аңлаешлы булу, сәнгатьлелек ягыннан чагыштыру, алфавит тәртибендә язып бару).
Безнең авыл кешеләренең исемнәре (исемнәрне алфавит тәртибендә язу, мәгънәләренә аңлатма, аеруча матур, татар баласына килешлеләрен билгеләп бару).
Авылыбыз сулыклары, ялан-кырлары, таулары, калкулыклары (өлкәннәрдән сорашып, ни өчен шулай аталганын, нәрсә аңлатканын язып кую, әйләнә-тирә дәресләрендә карта-схема төзү).
Ни өчен шулай аталган? (кечкенә этимологик сүзлек төзеп карау).
Уку (белем бирү) планы
Башлангыч гомуми белем программасы проекты татар теле һәм укуга атнага 4 дәрес исәбеннән төзелде. Уку елының озынлыгы 1 сыйныфта — 33.
сыйныф
фән
яртыеллык
1 нче
2 нче
1
грамотага өйрәтү
4
—
татар теле
—
3
уку
—
1
Тематик планлаштыру
№
Дәрес темасы
Дәрес тибы
Укучыларның мөмкин булган эшчәнлек төрләре
Эчтәлек элементлары.
Планлаштырыла торган предметлы нәтиҗәләр
Планлаштырыла торган нәтиҗәләр (УУГ)
1
Җөмлә. Җөмлә башы һәм ахыры. Җөмлә схемасы. Туры һәм ыргаклы туры сызыкларны язу.
Катнаш
Җөмлә төзү. Рәсем буенча сораулар бирү. Туры һәм ыргаклы туры сызыкларны язу. Дәрестәге үз эшләрен бәяләү.
Сорау-җавап, логик күнегүләр, әңгәмә
Белергә тиеш: сүзтезмә билгеләрен, Җөмлә башы һәм ахырын билгели белергә.
Шәхси үсеш өчен китап укуның мөһимлеген аңлау; китапны сак тоту кагыйдәләрен формалаштыру
2
Сүз. Ике-өч сүзле җөмләләр. Озын туры сызык,астан ыргаклы озын туры сызык.
Катнаш
Җөмлә төзү. Озын туры сызык, астан ыргаклы озын туры сызык.
Рәсем буенча җөмлә төзү. Озын туры сызык, астан ыргаклы озын туры сызык язу
Җәмлә төзергә, озын туры сызыкларны язарга өйрәнергә.
Шәхескә кагылышлы УУГ:
- ышаныч, игътибарлылык;
- иҗади күзаллауны үстерү өчен нигез;
Регулятив УУГ:
- үтәлә торган биремнәрнең максатын һәм мәгънәсен аңлау; - үз гамәлләреңә контроль ясау;
Танып-белү УУГ:
- дәреслек белән эшләү, анда эчтәлек (исемлек) һәм билге, тамгалар ярдәмендә ориентлашу;
- логик гамәлләр башкару;
- танып-белү максатын аерып алу һәм формалаштыру;
Коммуникатив УУГ:
- аралашуга һәм төркемле эшкә кызыксыну белдерү; - әңгәмәшләреңнең фикерен хөрмәт итү;
- коллектив эшчәнлек процессында катнашучылар гамәлләрен күзәтү;
- коммуникатив уен һәм уку ситуациясенә керү.
3
Иҗек. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Кушма иҗек. Сызыкларны тоташтыру.
Катнаш
Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Сызыкларны тоташтыру. Тыңлау.
Сүзләрне иҗекләргә бүлә белү. Сызыкларны дөрес тоташтыра белергә.
4
Аваз. Сузык һәм тартык
авазлар. Хәреф элементлары.
Катнаш
Тыңлау, җөмлә төзү, язу.
Рәсем буенча җөмләлә төзү, хәреф элементлары
Сузык һәм тартык
Авазларны аера белү. Хәреф элементларын язарга өйрәнү.
5
Сузык (а) авазы һәм А а хәрефләре.
Катнаш
Тыңлау, җөмлә төзү, язу. Рәсемнәрне исемләү
Аваз һәм хәрефне аеру А.а хәрефлә-
рен язу
Авзны дөрес әйтү һәм дөрес язарга өйрәнү.
6
Сузык (у) авазы һәм У у хәрефләре.
Катнаш
Тыңлау, җөмлә төзү, язу. Рәсемнәрне исемләү. Әңгәмәдә катнашу. Уку.
Аваз һәм хәрефне аеру
У,у хәрефлә-
рен язу
(а),(у) авазларын дйрес әйтү, аларны аера белү. Баш У һәм юл у хәрефләрен язарга өйрәнү.
7
Тартык (л) авазы һәм Л,л хәрефләре.
Катнаш
Тыңлау, уку, язу. Рәсемнәрне исемләү. Әңгәмәдә катнашу.
Кушылмалр һәм сүзләр төзү һәм аларны уку, язу.
(л) авазын дөрес әйтү, Л,л хәрефләрен яарга өйрнү.
8-9
Тартык (н) авазы һәм Н,н хәрефләре.
Катнаш
Тыңлау,уку, язу. Рәсемнәрне исемләү. Әңгәмәдә катнашу. Кисмә хәрефләр белән эшләү.
Тактада һәм урында кисмә хәрефләрдән сүзләр төзү.
Сүзләрне иҗекләргә бүлеп дйрес итеп укый белергә. Баш Н һәм юл н хәрефен аера, һәм яза белергә
10
Тартык (с) авазы һәм С,с
хәрефләре.
Катнаш
Тыңлау,уку, язу. Рәсемнәрне исемләү. Әңгәмәдә катнашу. Кисмә хәрефләр белән эшләү
Тактада һәм урында кисмә хәрефләрдән сүзләр төзү.
С,с хәрефләрен язарга һәм бу хәрефләр кергән сүзләрне укый белергә.
11
Тартык (ш) авазы һәм Ш.ш хәрефләре
Катнаш
Тыңлау, уку, язу. Рәсемнәрне исемләү. Әңгәмәдә катнашу. Кисмә хәрефләр белән эшләү
Тактада һәм урында кисмә хәрефләрдән сүзләр төзү.
Кушылмаларны дөрес уку. Ш,ш хәрефләрен язарга өйрәнү.
12
Тартык(м) авазы һәм
М,м хәрефләре.
Катнаш
Тыңлау,уку, язу.Рәсемнәрне исемләү.Әңгәмәдә катнашу. Кисмә хәрефләр белән эшләү
Тактада һәм урында кисмә хәрефләрдән сүзләр төзү.
Т, тхәрефләрен язарга өйрәнү.
13-14
Сузык (ә) авызы һәм Ә, ә хәрефләре. Гаилә.
Катнаш
әңгәмә, уку, язу
Аваз һәм хәреф, сузык аваз, калын һәм нечкә сузык
Ә,ә хәрефләрен язарга өйрәнү.
15-16
Сузык (и) авазы һәм И, и хәрефләре. Су спорты.
Катнаш
уку, язу
Аваз һәм хәреф, сузык аваз, калын һәм нечкә сузык
И,и хәрефләрен язарга өйрәнү.
17-18
Тартык (ч) авазы һәм Ч, ч хәрефләре.
Катнаш
Иҗек – аваз анализы ясау, уку, язу
Хәрефкә характеристика бирә белергә
Ч, ч хәрефләрен яарга өйрәнү.
19-20
Тартык (р) авазы һәм Р, р хәрефләре. Спорт уеннары.
Катнаш
Иҗек – аваз анализы ясау, уку, язу.
Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аера белергә
Р, р хәрефләрен язарга өйрәнү. Рәсемнәрне исемли белергә.
21-22
Сузык (ы) авзы һәм Ы, ы хәрефләре. Ылыслы урман..
Катнаш
уку, язу
Аваз һәм хәреф, сузык аваз, калын һәм нечкә
сузык
Ы, ы хәрефләрен язарга өйрнү. 2-3 җөмләне бәйләп рәсем буенча хикәяләү
23-24
Сузык (o) авазы һәм О, хәрефләре. Йо кушылмасы.
Катнаш
Мөстәкыйль эш
Язуның гигиеник кагыйдәләрен үтәү
О, о хәрефләрен язарга өйрәнү.
25-26
Тартык (т) авазы һәм Т, т хәрефләре. Өтер санау интонациясе.
Катнаш
Сөйләү, уку, язу
Сузык, тартык авазларны аеру
Т, т хәрефләрен язарга өйрәнү. Рәсем буенча хикәянең эчтәлеген сөйләп бирү.
27-28
Тартык(з) авазы һәм З, з хәрефләре.
Катнаш
Сөйләү, уку, язу
Кышкы уеннар, сүзләр уйлау.
З,з хәрефләрен яарга өйрәнү.Бәйләнешле сөйләү
29-30
Тартык(з) авазы һәм З, з хәрефләре.
Катнаш
Мөстәкыйл эш
Уку, язу, тыңлау
Язуның гигиеник кагыйдәләрен үтәү
З, з хәрефләрен язарга өйрәнү. Рәсемнәрне исемли белергә.
31-32
Тартык (к) авазы һәм К,к хәрефләре.
Катнаш
Уку, язу
Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аера белергә
(К) авазын дөрес әйтү, К,к хәрефләрен яарга өйрнү.
33-34
Тартык (д) авазы һәм Д.д хәрефләре.
Катнаш
Иҗек – аваз анализы ясау, уку, язу
Хәреф элементын дөрес язу
Д, д хәрефләрен язарга өйрәнү. Рәсемнәрне исемли белергә.
35
Сузык (э) авазы һәм Э,э, е хәрефләре.
Катнаш
Иҗек – аваз анализы ясау, уку
Хәрефкә характеристика бирә белергә
Э,э хәрефләрен язарга өйрәнү.
36-37
Тартык (б) авазы һәм Б,б хәрефләре.
Катнаш
Иҗек – аваз анализы ясау, уку
Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аера белергә
Б,б хәрефләрен яарга өйрәнү. Бәйләнешле сөйләү
38-39
Сузык (ү) авазы һәм Ү,ү хәрефләре.
Катнаш
уку, хикәяләу
Аваз һәм хәреф, сузык аваз, калын һәм нечкә сузык
(у)-(ү) авазларын чагыштыра һәм аера белергә
40-41
Тартык (п) авазы һәм П, п хәрефләре.
Катнаш
уку, язу, авазларны чагыштыру
Хәреф элементын дөрес язу
(б)- (п) авазларын чагыштыра һәм аера белергә
42
Сузык (ө) авазы һәм Ө,ө хәрефләре.
Катнаш
Хикәяләү, язу
Хәрефкә характеристика бирә белергә
О-ө авазларын чагыштыра һәм аера белергә
43-44
Й,й хәрефләре, (й)авазы
Катнаш
өйрәнгән хәрефне тану
Өйрәнгән хәрефне тану
Фикерне дәлилләу, йөгереп уку, дөрес язу
45-46
Сузык Я,я хәрефләре.
Катнаш
уку, язу, авазларны чагыштыру
Хәрефкә характеристика бирә белергә
Авазны дөрес әйтеп уку һәм хәрефне –сүзләрне дөрес язу
47-48
Сузык Ю,ю хәрефләре
Катнаш
Хикәяләу, уку, язу, авазларны чагыштыру
Язуның гигиеник кагыйдәләрен үтәү
Фикерне дәлилләу, йөгереп уку, дөрес язу
49-50
Сузык Е,е хәрефләре
Катнаш
Уку, язу
өйрәнгән хәрефне тану.
Авазны дөрес әйтеп уку һәм хәрефне –сүзләрне дөрес язу
51-52
Тартык (җ) авазы һәм Җ,җ хәрефләре.
Катнаш
уку, язу, авазларны чагыштыру
Хаәреф элементы
Фикерне дәлилләу,йөгереп уку, дөрес язу
53
Тартык (х) авазы һәм Х,х хәрефләре.
Катнаш
уку, язу, авазларны чагыштыру
өйрәнгән хәрефне тану
Авазны дөрес әйтеп уку һәм хәрефне –сүзләрне дөрес язу
54-55
Тартык (в) авазы һәм В,в хәрефләре.
Катнаш
Диалог-әңгәмә
Хәреф элементын дөрес язу
Фикерне дәлилләу, йөгереп уку, дөрес язу
56-57
Тартык(ф) авазы һәм Ф,ф хәрефләре.
Катнаш
Хикәяләү, язу
Язуның гигиеник кагыйдәләрен үтәү
Авазны дөрес әйтеп уку һәм хәрефне –сүзләрне дөрес язу
58-59
Тартык (ң) авазы һәм ң хәрефе.
Катнаш
Хикәяләү, язу
Язуның гигиеник кагыйдәләрен үтәү
Шигырьне яттан сөйли белергә
60-61
Тартык (һ) авазы һәм Һ,һ хәрефләре.
Катнаш
уку, язу, авазларны чагыштыру
Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аера белергә
Йоткылык тартыгын дөрес әйтү
62-63
Ь (нечкәлек һәм аеру билгесе)
Катнаш
уку, күзәтү
Хәрефкә характеристика бирә белергә
Ь нечкәлек һәм аеру билгесе булган сүзләрне дөрес укырга һәм дөрес язарга.
64-65
Тартык (ж) авазы һәм Ж,ж хәрефләре.
Катнаш
уку, авазларны чагыштыру.
өйрәнгән хәрефне тану
Авазны дөрес әйтеп уку һәм хәрефне –сүзләрне дөрес язу
66-67
Сузык Ё,ё хәрефләре
Катнаш
Уку, язу
Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аера белергә
Авазны дөрес әйтеп уку һәм хәрефне –сүзләрне дөрес язу
68
Тартык (ц) авазы һәм Ц, ц хәрефләре
Катнаш
Хикәяләу, язу
Язуның гигиеник кагыйдәләрен үтәү
Фикерне дәлилләу, йөгереп уку, дөрес язу
69-70
Тартык(щ) авазы һәм Щ, щ хәрефләре
Катнаш
Хикәяләу, язу
Хәрефкә характеристика бирә белергә
Авазны дөрес әйтеп уку һәм хәрефне – сүзләрне дөрес язу
71
Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төздереп язу. Басмадан күчерү
Катнаш
Җөмлә төзү, язу
Җөмләне дөрес төзү
Басмадан дөрес күчереп язу
72
Ъ (калынлык һәм аеру билгесе)
Катнаш
Мөстәкыйль эш уку, язу, авазларны чагыштыру
Язуның гигиеник кагыйдәләрен үтәү
Ъ калынлык һәм аеру билгесе булган сүзләрне дөрес укырга һәм дөрес язарга.
73
Алфавит
Катнаш
Тану, уку
Өйрәнгән хәрефне тану
Хәрефләрне дөрес уку
74
Күрмә-ишетмә диктант
Катнаш
Язу
Язуның гигиеник кагыйдәләрен үтәү
Ишетеп дөрес язу
75
Йомгаклау.
Кабатлау
Әлифба белән саубуллашу.
Татар теле
№
Дәрес темасы
Дәрес тибы
Укучыларның мөмкин булган эшчәнлек төрләре
Эчтәлек элементлары.
Планлаштырыла торган предметлы нәтиҗәләр
Планлаштырыла торган нәтиҗәләр (УУГ)
1
Сөйләм
Катнаш
Кешеләрнең үз ара ничек сөйләшүләрен рәсемнәргә карап белү, сөйләм төзү
Әйтмә һәм язма сөйләм турында башлангыч төшенчә булдыру. Кешеләрнең үзара әйтеп һәм язып сөйләшү-аңлашулары турында дөрес күзаллау тудыру
Сөйләм төзи белү
Шәхескә кагылышлы УУГ:
- ышаныч, игътибарлылык;
- иҗади күзаллауны үстерү өчен нигез;
Регулятив УУГ:
- үтәлә торган биремнәрнең максатын һәм мәгънәсен аңлау; - үз гамәлләреңә контроль ясау;
- дәрес бурычын укытучы ярдәмендә үтәү;
Танып-белү УУГ:
- дәреслек белән эшләү, анда эчтәлек (исемлек) һәм билге, тамгалар ярдәмендә ориентлашу;
- логик гамәлләр башкару;
- танып-белү максатын аерып алу һәм формалаштыру;
- төрле нигезләмәләр буенча төркемләү һәм классификацияләү;
- мәгълүмат белән эшләү, текстларда мәгълүмат эзләү;
Коммуникатив УУГ:
- аралашуга һәм төркемле эшкә кызыксыну белдерү; - әңгәмәшләреңнең фикерен хөрмәт итү;
- коллектив эшчәнлек процессында катнашучылар гамәлләрен күзәтү;
- коммуникатив уен һәм уку ситуациясенә керү.
2
Җөмлә
Катнаш
Җөмләне сүз тезмәсеннән аеру, сүзләр төркемен җөмлә итеп төзү
Җөмләнең нәрсә белдерүен, нәрсәләрдән төзелүен,ничек һәм ни өчен шулай язылуын аңлауларына ирешү
Сөйләмнән җөмләне аерып танырга,һәр җөмләдә нәрсә турында әйтелгәнне белергә тиеш
3 - 4
Җөмлә ахырында тыныш билгеләре
Катнаш
Рәсем буенча ңикәя төзү, яхшы җөмләне сайлау,бер- берсенә ярдәм итеп, күмәк эшләү
Хикәя, сорау, өндәү җөмләләрне, эчтәлеген аңлап, тыныш билгеләренә карап, дөрес укырга, һәр җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп язарга өйрәтү
Хикәя, сорау, өндәү җөмләләрне дөрес укырга тиеш
5
Сүз. Предмет һәм сүз.
Катнаш
Предмет белдергән сүзләрне танып- белергә омтылу, акыл көчләрен, сәләтләрен эшкә җигү
Сүзләрне алар белдергән предмет һәм күренешләрдән практик аерып таный белү, сүзләрнең авазлардан торганлыгын тану
Предмет белдергән сүзләрне сөйләм эчендә таный һәм сөйләмдә куллана белергә тиеш
6
Хәрәкәт һәм сүз.
Катнаш
Хәрәкәт белдергән сүзләрне танып- белергә омтылу, акыл көчләрен, сәләтләрен эшкә җигү
Хәрәкәт белдергән сүзләр белән күнегүләр
Хәрәкәт белдергән сүзләрне сөйләм эчендә таный һәм сөйләмдә куллана белергә тиеш
7
Билге һәм сүз
Катнаш
Билге белдергән сүзләрне танып- белергә омтылу, акыл көчләрен, сәләтләрен эшкә җигү
Күнегүләр эшләү
Билге белдергән сүзләрне сөйләм эчендә таный һәм сөйләмдә куллана белергә тиеш
8
Аваз һәм сүз
Катнаш
Сүзләргә аваз анализы ясау
Сүзләрнең авазлардан ясалуы, аваз составы
Сүзләрнең авазлардан ясалуын, шуңа күрә һәр сүзнең авазлардан торуын әйтеп- ишетеп таный һәм конкрет сүз эчендә язып терки белергә тиеш
9
Аваз һәм хәреф
Катнаш
Сүздә авазлар һәм хәрефләрне аеру,аваз анализы ясау
Аваз һәм хәреф турында төшенчә булдыру
Сүзләргә аваз һәм хәреф анализы ясый белү
10
Алфавит
Катнаш
Алфавитны дөрес уку
Татар алфавитында хәрефләр саны, аларның урнашу тәртибе, хәреф исемнәре, һәм хәреф исемнәренә карап, алфавиттагы аваз мәгънәләре
Алфавитны яттан белү
11
Баш хәреф белән башлап языла торган сүзләр
Катнаш
Язу, уйлау
Кеше исемнәрен һәм фамилияләрне баш хәреф белән язу күнекмәләре
Исем һәм фамилияләрне баш хәреф белән яза белергә тиеш
12
Хайван кушаматлары
Катнаш
Кушаматлар әйтү, күнегүләр эшләү
Кулга ияләштерелгән хайваннарга кушамат бирелү, хайван кушаматларының баш хәреф белән язылу сәбәпләре
Хайван кушаматларын баш хәреф белән язарга белергә тиеш
13
Шәһәр, авыл, елга исемнәре
Катнаш
Таныш шәһәр, авыл, елга исемнәрен әйтү
Шәһәр, авыл һәм елгаларга ни өчен исем бирелү, аларны баш хәреф белән язу, табигатье башка нәрсәләрнең дә исемнәре булуын әйтү
Шәһәр, авыл һәм елга исемнәрен баш хәреф белән яза белергә тиеш
14
Сузык һәм тартык авазлар
Катнаш
Аеру, әйтү, ишетү
Авазларның телдәге роле. Сузык авазларны тартык авазлардан аеру
Сузык авазларны тартык авазлардан аера белергә тиеш
15
Калын һәм нечкә сузык авазлар
Катнаш
Аеру, әйтү, ишетү, тану
Авазларның телдәге роле. Калын һәм нечкә сузыкларны әйтеп-ишетеп аеру. Калын әйтелешле һәм нечкә әйтелешле сүзләрне сузык авазларына карап тану
Калын әйтелешле һәм нечкә әйтелешле сүзләрне сузык авазларына карап таный белергә тиеш
16
Яңырау һәм саңгырау тартыклар
Катнаш
Аеру, әйтү, ишетү, тану
Авазларның телдәге роле. Әйтүгә һәм ишетүгә карап яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны таный белү
Яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны таный белергә тиеш
17
Иҗекләр
Катнаш
Иҗек чиген, санын билгеләү
Сүзләрдәге иҗек чиге, иҗекләр төзелеше, иҗек саны
Сүзләрдәге иҗек чиген, иҗекләр төзелешен, иҗек санын белергә тиеш
18
Сүзләрне юлдан юлга күчерү.
Катнаш
Язу, юлдан юлга күчерү
Күнегүләр эшләү
Язу юлы ахырына сыймаган сүзләрне иҗекләп күчерә белергә тиеш
19
Тавышсыз хәрефләр (ъ, ь)
Катнаш
Язу, юлдан юлга күчерү
Күнегүләр эшләү
Сүз уртасында килгән ъ, ь билгеләрен юл ахырында калдырып күчерә белү
20
Сузык аваз хәрефләре. Э – е хәрефләре
Катнаш
Аңлап, дөрес язу
Сузык аваз хәрефләренең алфавиттагы һәм язудагы аваз мәгънәрен ачыклау
(э) авазы булган сүзләрне дөрес яза белү
21
Сузык аваз хәрефләре. Ө – е хәрефләре
Катнаш
Аңлап, дөрес язу
(ө) авазы булган сүзләрне дөрес яза белү
22
Сузык аваз хәрефләре. О – ы хәрефләре
Катнаш
Аңлап, дөрес язу
(о) авазы булган сүзләрне дөрес яза белү
23
Сузык аваз хәрефләре. Я хәрефе
Катнаш
Аңлап, дөрес язу
Я хәрефе булган сүзләрне дөрес уку, сүздә язылу урыннарын билгеләү
24
Сузык аваз хәрефләре. Ю хәрефе
Катнаш
Аңлап, дөрес язу
Ю хәрефе булган сүзләрне дөрес уку, сүздә язылу урыннарын билгеләү
25
Сузык аваз хәрефләре. Е, е хәрефләре
Катнаш
Аңлап, дөрес язу
(йы, йэ) кушылмалары булган сүзләрне дөрес әйтү һәм язу
26
Тартык аваз хәрефләре. Й хәрефе
Катнаш
Аңлап, дөрес язу
Тартык аваз хәрефләрен искә төшерү, аларны алфавиттагы исемнәре белән атап, язудагы ваз мәгънәләрен аңлату
(й) авазының сүзнең кайсы урынында й хәрефе белән язылуын белү
27
Тартык авз хәрефләре. В хәрефе
Катнаш
Аңлап, дөрес уку, язу
Тартык (w) һәм (в) авазларын дөрес әйтә белү, аларны язуда в хәрефе белән күрсәтү
28
Тартык авз хәрефләре. К, г хәрефе
Катнаш
Аңлап, дөрес уку, язу
Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә к, г хәрефләре белдергән авазларны дөрес әйтеп уку
29
Тартык авз хәрефләре. М, н, ң хәрефләре
Катнаш
Аңлап, дөрес уку, язу
(м, н, ң) авазларын дөрес әйтеп уку, н-ң хәрефләрен саташтырмыйча язу
30
Кем? Нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләр
Катнаш
Предметларны атау, сорау кую
Предметларны атап, кем? нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләрне таный белү
Кем? нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләрне башка сүзләрдән аерып таный белергә тиеш
31-32
Нишли? Нишләде? сорауларга җавап
Катнаш
Предметларның эшен, хәрәкәтен атау, сорау кую
Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрнең нишлә нигезеннән ясалган сорауларга җавап булганлыгын аңлату
Нишли? Нишләгән? нишләде? сорауларына җавап булган сүзләрне башка сүзләрдән аерып таный белергә тиеш
33
Сочинение “Яз көне мәктәп бакчасында”
Тикшерү
Сөйләм төзү, язу
Сорау формасындагы план буенча рәсемгә карата хикәя төзү
Хикәя төзи белү
34
Нинди? Кайсы? сорауларына җавап булган сүзләр
Катнаш
Предметларның билгесен атау, сорау кую
Сүзләрнең мәгнәсен аңлау
Нинди? кайсы? сорауларына җавап булган сүзләрне башка сүзләрдән аерып таный белергә тиеш
35
Диктант. Билгене белдергән сүзләрне табып, астына дулкынлы сызык сызарга
Тикшерү
Тикшерү, язу
Ишетеп яза белү
36
Җөмләдә сүзләр бәйләнеше
Катнаш
Искә төшерү.
Җөмләләр төзү
Сүзләрнең мәгнәсен аңлау
Җөмләнең нәрсә белдерүен, ничек язылуын белү
37
Сочинение “Шаяру бәласе”
тикшерү
Язма сойләм телен ныгыту
Сүзләрнең мәгнәсен аңлау
Җөмләдә сүзләрне “яраштырып”, “килештереп” бәйли белү
38-40
Ел буена өйрәнгәннәрне ныгыту
Катнаш
Үтелгәннәрне искә төшерү, ныгыту, фикер йөртү
Җөмлә һәм аның баш кисәкләре, сузык аваз хәрефе булган сүзләр